Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Бүлекнең төп бурычлары булып Яр Чаллы шәһәре (алга таба – шәһәр) муниципаль берәмлегенең икътисадый торышын анализлау, тотрыклы икътисад үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру тора.

Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлекнең төп функцияләре:

1) шәһәр социаль-икътисадый үсешенең перспектив һәм еллык планнарын эшләү: социаль-икътисадый үсеш динамикасын анализлау, прогнозлар эшләү, шәһәрнең социаль-икътисад үсешенең төп күрсәткечләрен әзерләү;

2) халык яшәеше, шәһәр тормышының икътисадый һәм социаль тармаклары дәрәҗәсен бәяләү индикаторларының чик күрсәткечләрен билгеләү, үз компетенциясе кысаларында, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне контрольдә тоту;

3) социаль-икътисадый үсешне комплекслы прогнозлауны гамәлгә ашыру һәм шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен индикатив бәяләү системасы мониторингын уздыру;

4) үз компетенциясе кысаларында, оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау;

5) шәһәр программаларын тормышка ашыруның мониторингын уздыру;

6)  тиешле тарифларны билгеләү өчен чыгымнар составының нигезлелеген анализлау;

7) бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча мәгълүмат материалларын формалаштыру һәм бирү;

8) икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмәләр һәм семинарлар әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашу;

9) бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча эш документларына, гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләренә җаваплар әзерләү.

Бүлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә гамәлгә ашыра.


Җитәкче:

Әхтәмова Гөлнара Сәетҗан кызы

Икътисад бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Пятница, 22 марта 2024, 10:27