Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Бүлекнең төп бурычлары булып Яр Чаллы шәһәре территориясендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен координацияләү һәм җайга салу тора.

Бүлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

гомуми файдаланудагы даими муниципаль маршрутлар буенча транспорт хезмәте күрсәтүгә шәһәр халкы ихтыяҗын өйрәнү;

- даими муниципаль маршрутлар буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә заказ формалаштыру һәм урнаштыру, шул исәптән, кирәкле документларны әзерләү;

- даими муниципаль маршрутлар буенча пассажир йөртүчеләр реестрын алып бару;

- муниципаль маршрутлар реестрын алып бару һәм шул нигездә муниципаль маршрут челтәре схемасын эшләү;

- муниципаль маршрутлар челтәрен формалаштыруны тәэмин итү;

- Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Административ-техник комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү;

- муниципаль маршрутларның паспортларын һәм даими муниципаль маршрутлар буенча йөрүче пассажир транспорты хәрәкәте расписаниесен әзерләү;

- диспетчерлык пунктларының эшен контрольдә тоту;

- муниципаль маршрутлар буенча пассажир йөртүчеләрнең кагыйдәләрне, стандартларны, нормативларны һәм кабул ителгән килешү йөкләмәләрен үтәүләренә контрольне тәэмин итү;

- муниципаль маршрутлар төзү, шул исәптән, андый маршрутлардагы тукталыш пунктларын төзекләндереп һәм карап тотуны оештыру;

- муниципаль маршрутларда пассажир йөртүчеләр, уңайсыз юл яки һава шартлары, яки гадәттән тыш хәлләр белән бәйле рәвештә, расланган расписаниеләрне бозган очракларда, пассажир транспорты чараларының эшен координацияләү;

- шәһәр халкына муниципаль маршрутлар исемлеге, аларның хәрәкәт итү расписаниесе турында мәгълүмат бирүне тәэмин итү;

- маршрут челтәрен булдырганда халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфат күрсәткечләре системасын, аларның норматив билгеләнешләре белән әзерләүне билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру;

- халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан һәм юридик затлардан алынган шикаять һәм мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү.

Бүлек белгечләренең телефоннары:

30-57-94

30-57-95 

30-57-99


Җитәкче:

Вакансия

Идарә башлыгы урынбасары, транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Даими йөк ташуларның маршрутлар реестры

«Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәр агломерациясенең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасы буенча фикер алышу» җәмәгать фикер алышулары беркетмәсе

Профилактика программасы проекты буенча җәмәгать фикер алышулары

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль

Электрон транспорт карталарын сату һәм акча салу пунктларының адреслары

«Яр Чаллы шәһәрендә юллар ремонтлауның үтәлеше» темасына җәмәгать фикер алышулары беркетмәсе


Вторник, 21 февраля 2023, 10:11