Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылык бүлеге Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты эшчәнлегенең хисабын һәм хисаплылыгын алып бару өчен булдырылган.

Башкарма комитет хисап һәм хисаплылык бүлегенең төп бурычлары булып Башкарма комитетның, гамәлдәге законнарга таянып, билгеләнгән срокларда Башкарма комитет мәнфәгатьләрендә тиешле учреждениеләргә хисап бирүе тора.

Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлек түбәндәге функцияләрне башкара:

- гамәлдәге законнарга таянып бухгалтерия хисабын оештыра;

- бухгалтерия документларының билгеләнгән срокларда һәм дөрес тутырылуын һәм товарларга, башкарылган эшләргә, хезмәт күрсәтүгә түләүне законлы алып баруга контрольне гамәлгә ашыра;

- кредит (ассигнование) чыганакларын дөрес һәм экономияле алып баруны контрольдә тота һәм бюджет чыгымнарын, кабул ителгән үзгәртүләр, төзәтмәләрне истә тотып, расланган сметалар буенча максатлы куллануга, шул ук вакытта акчаларның һәм материаль байлыкларның сакланышына контроль булдыра;

- керемнәрнең исәбен, махсус чыгымнарны һәм бюджетта каралмаган операцияләрне контрольгә ала;

- Башкарма комитет хезмәткәрләренә эш хакын вакытында исәпли һәм бирә;

- оешмалар һәм гражданнар белән сметалар үтәү процессында барлыкка килгән исәп-хисапларны башкара;

- акча чыганакларына, хисапларга һәм материаль байлыкларга инвентаризация үткәрүдә катнаша, инвентаризация нәтиҗәләрен дөрес күрсәтә һәм исәп-хисапта дөрес яктырта;

- тиешле учреждениеләргә барлык төр хисапларны вакытында әзерли һәм тапшыра;

- төп чыганакларның, уртача кыйммәтле булган һәм тиз туза торган предметларның һәм башка материаль байлыкларның саклануын һәм эксплуатацияләнүен контрольдә тота;

- хисаплылык буенча бүлек компетенциясенә караган нигезләмәләрне, инструкцияләрне, методик күрсәтмәләрне һәм башка норматив документларны туплый;

- документларны, хисап регистрларын, машинограммаларны, чыгым сметаларын һәм аларның исәп-хисапларын саклый һәм шулай ук тиешле срокта архивка тапшыра;

- хезмәт күрсәтү, материаль байлыкларны бүлү буенча Башкарма комитет һәм оешмалар арасында төзелгән килешүләрне, шулай ук Башкарма комитет хезмәткәрләренең окладларын, хезмәт хакына өстәмәләр, премияләр билгеләү турында муниципаль хокукый акт проектларын әзерли һәм тикшерә.


Җитәкче:

Фәхретдинова Светлана Зиннур кызы

Бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылык бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Четверг, 27 октября 2022, 09:19